"Уклар" (Тукай)

From Everything Wiki
Jump to navigation Jump to search
0.00
(0 votes)

Template:Татарстан китап нәшрияты PD Template:Текст турында

Template:Шигырь-баш

Бик үткен журнал тарала:
Исме ничек? «Уклар»мы?
Иске-москы муллаларны
Һич кызганмый чукмарлый.

Аталар да ваталар,
Кирәк җирне күзлиләр;
Аткач, атылмышка чаклы
Ук бармыйча туктармы?

Хәзрәтләр, хәддин узмагыз!
Онытмагыз «Уклар»ны.
Шаярсаң күрсәтер «Уклар»
Яңак төптән утларны.

Template:Шигырь-азак


You are not allowed to post comments.